Ютазы районы турында бер китап битләре менә ниләр сөйли. Урыссу мәчете тарихы 1990 елдан башлана. Ул вакытта Урыссу поселогында мәчетләр булмый. Ленин урамындагы ике катлы торак йортта «Книготорг» эшли, аның артында бер бүлмәле фатирда китап кибете склады һәм китап сөючеләр җәмгыяте урнашкан була. Анда поселокның мөселманнары җомга намазларына җыела. Бу фатир бистәнең беренче “мәчете” булып тора. Бәйрәм намазлары мәдәният йортында үткәрелә. 1991 елга кадәр Урыссу бистәсе мәхәлләсенең беренче имамы - Миңнеәхмәт Хаҗиәхмәт улы Вәлиәхмәтов була. Бу вакытта имамның ярдәмчеләре Динмөхәммәт Шәймөхәммәт улы Ханнанов һәм Мәрзия Шәрифулла кызы Сәлимгәрәева була. Мәрзия Шәрифулла кызы ул вакытта китап сөючеләр түгәрәгенә җитәкчелек итә, бүлмәсен ул теләп бистә мөселманнарына файдалануга бирә.
1991 елның сентябреннән Ютазы районы имам-хатибы, ә 1992 елдан башлап Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм Урыссу бистәсе мәчете имам-хатыйбы итеп Марат Мөсәгыйт улы Мәрданшин сайлана. 1993 елда Урыссу мәхәлләсенең икенче имамы итеп Мөхәммәт Галикарәм улы Канзафаров сайлана.
1994 елда Урыссу поселогында тулы кыйммәтле мәчет төзү мәсьәләсе килеп баса. Мәчет төзелешен башлап җибәрүдә районның беренче башлыгы Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы Төхбәтуллин актив катнаша. Төзелешнең беренче варианты тимер юл станциясе районында тәкъдим ителә.Икенче вариант – Пушкин ур., 30 адресы буенча сайлана. Төзелешнең генераль подряд оешмасы булып «Тулкын» фирмасы чыгыш ясый. Төзелешнең беренче елында район предприятиеләре, шәхси иганәләр һәм Гарәп Әмирлекләре химаячелеге катнашында подвал бинасы төзелә. Башта бер катлы бина төзү планлаштырыла. Әмма соңыннан ике катлы мәчет төзү турында карар кабул ителә, аны 1998 елның 12 декабрендә ачалар. Бу елны Ильяс Фәрит улы Зиннәтуллин имам-мөхтәсибнең уку эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнә.
Фәнис " мәдрәсәсе. 2003 елда Урыссу поселогында ислам динен алга таба үстерү өчен яңа заманча хатын-кызлар мәдрәсәсен төзү турында карар кабул ителә. Чөнки 1999 елдан бирле мәчет каршында «Ихсан» ир-егетләр мәдрәсәсе эшләгән була инде. 2003 елның июлендә тантаналы рәвештә таш салу гамәлгә ашырыла. Чарага ТР мөфтие Госман хәзрәт һәм Рәшидә Исхакый чакырыла. Ә 2004 елның 21 июнендә Ингушетиядә хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз Фәнис Әсгат улы Кәримовның фаҗигале үлеме турында хәбәр килеп ирешә. Җирләгәннән соң, аның дуслары Кәримов каберенә зур һәйкәл куярга тәкъдим итәләр. Алар бу җәһәттән имам-мөхтәсибнең фикерен сорыйлар, Марат хәзрәт исә Фәнис Кәримов хөрмәтенә мәдрәсә төзергә һәм аның исеме белән атарга тәкъдим итә. Идея Кәримовның якыннарына һәм туганнарына ошый. Фәниснең якын дусты – Илшат Шәех улы Фәрдиев, ул чакта «Татэнерго» ААҖ генераль директоры, Фәнис Кәримовның хатыны Флюра ханым да моны зур энтузиазм белән кабул итәләр. Август аенда төзелеш эшләренә керешәләр, ә 2007 елның 26 гыйнварында «Фәнис» мәдрәсәсен ачу тантанасы була.