Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов килгән иде. Алар тантана сәбәпчесенә изге теләкләрен юлладылар һәм чәчәкләр белән бүләкләр тапшырдылар. Мөслимә ханым авыр хезмәт төп урынны алып торган тормышы турында сөйләде. Катлаулы чор булуга карамастан, безнең героебыз урта белемне тәмамлау турында аттестат алган. Ютазы мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Сугыш вакытында ике өлкән абыйсы да өйләренә кире әйләнеп кайтмый. Мәктәпне тәмамлагач, Мөслимә «Правда» колхозында сарыкчылыкта эшли. Соңрак нефть-газ табу идарәсе системасына эшкә урнаша - башта скважиналардан пробалар ала, аннан соң замерщица булып эшли һәм 19 ел оператор булып хезмәт куя.
- Димтамак белән Алабакүл арасында скважиналарда эшләдем,- ди тантана сәбәпчесе. - Төрле хәлләр булды, чарасызлыктан елап та ала идем.
Бүген ул олы килене кайгыртуында гомер кичерә. Ире аңа 76 яшь булганда вафат булган. Кызганыч, өч улының Әлмәттә яшәүче берсе генә исән калган. Әмма аның янына кайтучы оныклары, оныкчыклары да уңышлары белән куандыралар. Шул ук вакытта Мөслимә ханым әле мөстәкыйль булырга тырыша. Чәй кайнатырга куя да ала, кирәккәндә аш та пешерә, ди килене. Мунчада юыну өчен, әлбәттә, ярдәмче кирәк. Нәрсә әйтсәң дә, яшәгән еллар үзенекен итә инде. Яраткан шөгыле – “Ютазы таңы” гәҗитен һәм ике республика басмасын уку. Аның фикеренчә, олы яшьтә булу - дөньядагы вакыйгалардан артта калу өчен сәбәп түгел.
Якты, уңайлы йорт, анда чисталык һәм тәртип, туган авыл, якыннарыңның мәхәббәте һәм хөрмәте... Килешәсездер, бу – бәхетле картлык.
(1).jpg)