Ютазы районы укучылары шахмат уйный

2022 елның 15 марты, сишәмбе

10 мартта Арча районында Татарстан Республикасының күп профильле өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында шахмат буенча "Төньяк балкышы" шәхси - команда беренчелеге булып узды. Анда Балалар иҗаты үзәгенең җитәкчеләре А.П. Шерер булган "Шахматчылар" берләшмәсе катнашты.

Турнирда республиканың барлык районнарыннан 50 укучы катнашты, безнең районнан да турнирга 2 малай һәм бер кыз барды.

Балалар республика турниры барышында бәяләп бетергесез тәҗрибә алдылар, бу, һичшиксез, яшь шахматчыларның осталыгын күтәрүгә, интеллектуаль сәләтләрен һәм логик фикерләүләрен үстерүгә йогынты ясаячак.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International