«Ютазы таңы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Игелеклелек көнендә урыссулыларны кечкенә бүләкләр белән сөендерергә карар кылдылар һәм җирле халык арасында сораштыру үткәрделәр.
"Сез игелекле гамәлләр еш кыласызмы?» дигән сорауга берничә язылучы, социаль челтәрдә, авыр тормыш вазгыятендә калган кешеләргә, шулай ук сукбай хайваннарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам, дип җавап биргән. Сораштырылучыларның 70% тан артыгы “әйе” дигән.
Урыссулылар бистә урамнарында яхшылык турындагы сорауга тыйнак җавап бирде, балалар, яшьләр һәм яшүсмерләр элемтәгә җиңел керде. Бүләк ителгән календарьларга исә барысы да елмаеп, рәхмәт әйтте.