15 март көнне район мәдәният йортында "Мәдәни десант" проекты кысаларында Казан шәһәренең «Таткультресурсцентр» белгечләре директор Мифтахова Алсу Равил кызы җитәкчелегендә семинар үткәрделәр:
- "Мәдәният учреждениеләре эшчәнлегендә исәпкә алуны һәм хисаплылыкны оештыруга карата таләпләр»;
- "Грант активлыгы. Проект эшчәнлеге буенча идеяләрне гамәлгә ашыру өчен ресурслар»:
- "Пушкин картасы " программасы буенча методик тәкъдимнәр;
-"Матди булмаган мәдәни мирас объектын ничек өйрәнергә һәм теркәргә";
- "ТР иҗат коллективлары. "Халык” исемен бирү";
- "Иҗат коллективларының мәгълүмат базасын тутыру";
- "ТР фестивальләре картасы".
Шулай ук авыл мәдәният учреждениеләренә дә йөреп чыктылар, анда Казан кунаклары клубларның матди-техник базасы, иҗат клуб берләшмәләре, коллективларның нәтиҗәләре һәм казанышлары, халык-гамәли иҗаты белән таныштылар.
Барлык мәдәният учреждениеләре безнең Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр.
Авыл мәдәният йортлары һәм район мәдәният йорты мөдирләренә менә дигән әзерлек эшләре өчен рәхмәт белдерәбез. Димтамак авыл мәдәният йорты мөдире М.В. Таймолкинага, «Ивушки» фольклор коллективына һәм безнең баянчылар - Нәбиуллин Фәнискә һәм Низамов Робертка кунакларны күңелле каршы алганнары өчен аерым рәхмәт белдерәбез.