Татарстан халыклары ассамблеясы, ТР Халыклар дуслыгы йорты республика халкына Донбасстан килгән качакларга гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Ютазы районы рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм «Истоки» хоры катнашучылары Ирина Викторовна Иванаевская җитәкчелегендә Ютазы бүлекчәсеннән ихласлык белән гуманитар ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук акча җыюда Урыссудагы 3номерлы мәктәпнең педагогик составы ветераннары, табиблар актив катнашты.