Ютазы муниципаль районында - техник тикшерүләр

2022 елның 18 марты, җомга

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник тикшерү уздыру дәвам итә. Техник карау уздырганда аерым игътибар кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын, мөлкәтнең сакланганлыгын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауны,  машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүен  һәм үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрү таләпләренә туры килү-килмәүгә аерым игътибар бирелә.

2022 елның 17 мартында техник карауга «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үз транспорт чараларын тәкъдим итте. 12 берәмлек техника: автотөягечләр, тракторлар һәм тагылмалар бер сафка тезелгән иде. Техник карау барышында 10 берәмлек техник карап чыгуны уңышлы үттеләр һәм техник карау узу турында таныклыклар алачаклар. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International