Иске Урыссуда дингә карата хөрмәт югалмаган

2022 елның 18 марты, җомга

Иске урыссулылар һәрвакыт рухи үсешкә һәм мәгъриффәткә омтылды.

Археологик мәгълүматлар Иске Урыссу авылы тарихы мәҗүсилек чорына китә, дип раслый. Авыл җирлегендә XX гасыр башында гына җимерелгән таш сын сакланган. Әмма күчмә халыкларга хас булган потларга  табыну акрынлап юкка чыга, һәм җирле халык үз диннәренең гасырлар буена ислам белән бәйле булачагын аңлый. Кешеләр меңьеллык дәвамында чын динне белергә һәм аның кануннары буенча яшәргә омтыла. Шунысы куанычлы, бүген дә Иске Урыссуда туган якны яңадан торгызу буенча гаять зур эш башкарырга сәләтле тынгысыз кешеләр яши. Аерым алганда, авыл ветераны Тәнзилә Йосыпованың китаплары кече Ватаны тарихына бәяләп бетергесез өлеш кертә. Авыл мәчете укытучысы Венера Хафизова билгеләп үткәнчә, аның туган як тарихына багышланган китабында Иске Урыссу авылының дини тормышы, мәчетләрнең тарихы турында тулы мәгълүмат тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International