Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авылның имам-хатибы Ислам Җәлилов белән «Дөнья дине буларак Ислам» дип исемләнгән очрашу узды.
Очрашуда Кәрәкәшле мәктәбенең 3-5 сыйныф укучылары катнашты. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Ислам хәзрәт авыл мәчетенең тарихы белән таныштырды, якташларыбыз язган шигырьләре белән таныштырды һәм балаларны әти-әниләренә, якыннарына карата игелекле, мәрхәмәтле булырга чакырды.