Ютазы районында район авыл хуҗалыгы коллективларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды

2022 елның 18 марты, җомга

Дүшәмбе көнне, 14 мартта, Ютазы районында район авыл хуҗалыгы коллективларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозүзәк белгечләре кергән комиссия билгеләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер – техник тәэмин итү бүлеге белгече Илнур Гарипов җитәкчелегендәге Комиссия Ютазы районының 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә - «Р.Гәрәев» КФХда, «И. Нәбиуллин» КФХда, «Уңыш» ҖЧҖдә, «Кәрәкәшле», «АгроМир», « Тукай ис.» һәм «Таң» хуҗалыкларында булдылар.

Тикшерү барышында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, чәчү материалының, ашламаларның булуын, механизаторлар белән тәэмин ителешен, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен бәяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроМир» ҖЧҖ алды, икенче урынны - «Тукай ис.» ҖЧҖ, өченче - «Уңыш» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International