Бәйрәкә аграрийлары агымдагы авыл хуҗалыгы елына өмет белән карый

2022 елның 18 марты, җомга

Узган чәршәмбедә, 16 мартта, «АгроМир» авыл хуҗалыгы коллективы узган елгы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады.

Хисап җыелышы эшендә производство хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. Башкарылган эшләр турындагы доклад белән «АгроМир» ҖЧҖ директоры Нәсим Вәлиев чыгыш ясады.

- Узган 2021 ел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен җиңел булмады, - дип билгеләп үтте Вәлиев. - Дүрт ай дәвамында дәвам иткән эсселек, коры һава торышы икмәктән югары уңыш алуга комачаулады. Производствога алдынгы технологияләр , минераль ашламалар кертү һәм тамырдан тукландыруга карамастан, бөртекле һәм азык культураларының уңышы югары булмады. Шуңа күрә кышлату бик киеренке уза, бу шулай ук  терлекләрнең продуктлылыгына тәэсир итә.

Җыелыш барышында хуҗалык җитәкчелеге агымдагы елда һичшиксез бетерелергә тиешле җитешсезлекләргә игътибар итте. Коллективның попечительләр советы рәисе Сирин Галиев катлаулы нәтиҗәләргә китергән объектив һәм субъектив кимчелекләрне тәнкыйтьләде.

Хуҗалыкның план-икътисад бүлеге начальнигы Алмаз Гафуров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов агымдагы елга планнар турында сөйләде, киләчәккә бурычларны билгеләде.

Чара ахырында җитештерү алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Котлаулар авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды. «Моңлы саз» ветераннар ансамбле, «Тургай» бию коллективы чыгышын зал алкышларга күмде. Авыл халкының сүзләренә караганда, авыл мәдәният йортын ремонтлаган вакыт эчендә алар мондый рухи азыкны сагынып өлгергән: артистларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International