Светлана Хәбибуллина: “Мәктәп балаларыбызда рухи башлангыч тәрбияләргә һәм аларны туган мәдәнияткә җәлеп итәргә тиеш".
16 март көнне район мәдәният йортында «Добрый Молодец и Красна Девица-2022» конкурсының муниципаль туры булып узды.
Чараны Ютазы районы мәгариф бүлеге һәм «Рус милли-мәдәни берләшмәсе "нең җирле бүлекчәсе оештырды.
Катнашучыларның «Мин рус халкының улы» темасына видеороликлары конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында ук каралды.
Һәр мәктәптән бер пар - егет һәм кыз катнашты. Әлеге этап өч турда узды. Беренчесе – “Красноречие”, анда балалар “Тел - халык байлыгы" дигән темага фикер алышты.
Икенче тур - «Россиянең уллары һәм кызлары» проектын яклау, анда катнашучылар рус язучыларының һәм шагыйрьләренең берсенең иҗат тарихын ачып, проектны тәкъдим иттеләр.
Иҗади үз-үзеңне презентацияләү белән конкурсның йомгаклау туры тәмамланды, анда һәр пар мәктәптән рус милли мәдәнияте элементлары белән иҗади номер әзерләгән иде.
Музыка, рус теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны конкурска лаеклы әзерләгәннәр, ә инде балалар үзләрен сәхнәдә тулысынча ачарга тырышты. (Тулырак – русча вариантта).