Ютазы районының өлкән яшьтәге кешеләре диспансерлаштыру узуны дәвам итә

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасында профилактик чаралар үткәрүне яңадан башлап җибәргәннән соң, Урыссу үзәк район хастаханәсе, Ютазы һәм Бәйрәкә табиблык амбулаторияләре табиблары район торак пунктларында күчмә диспансеризация үткәрәләр.

 

Иске Каразирек, Какылы Күл, Иске Урыссу, Кәрәкәшле, Алабакүл, Яссытугай, Тарлау, Әбсәләм, Димтамак, Кече Урыссу, Алма-Ата авылларында 847 кеше кабул ителде. Бер үк вакытта аз хәрәкәтләнүче гражданнарны  өйләренә барып сәламәтлекләрен тикшерәләр. Әйтик, Кече Урыссу авылында Бәйрәкә табиблык амбулаториясе табибы Гөлчирә Хәлиуллина кичә сигез аз хәрәкәтләнүче гражданның өйләренә барды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны фельдшер-акушерлык пунктларына «Демография» милли проекты буенча район социаль яклау хезмәтенең махсус транспорты белән китерәләр.

 

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International