Кичә Урыссу гимназиясе педагогы Ольга Тимофеева җитәкчелегендәге "Мода театры" заманча модельләр күргәзмәсе - "Космик бум" тәкъдим итте.
"Мода театры" – ул гамәли иҗатны, моданы, пластиканы, биюне һәм подиумны үзенчәлекле берләштерү. Боларның барысы да балаларда стиль тойгысын яхшырак формалаштыра. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында гимназиячеләр технология укытучысы Ольга Тимофеева белән бергә иҗади талантларын күрсәтә алдылар. Ә модельләрне матур итеп күрсәтергә сәләтле педагог Минзилә Абдурахмановада хореография белән шөгыльләнү ярдәм итте.