Актив яшьләр өчен торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика конкурсы старт ала

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан иҗтимагый оешмалары активистлары, яшьләр сәясәте проектларында катнашучылар һәм яшьләр белән эшләү белгечләре республика яшьләр торак конкурсында катнаша алалар.

Чараның заявка кампаниясе 19 мартта старт ала, дип сөйләде «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Рөфәт Кыямов.

«Бу конкурста яшьләр сәясәте, студентлар идарәсе үсешенә зур өлеш керткән яшь лидерлар катнаша ала. Алар барысы да нык аякка басу һәм Татарстан яшьләре файдасына эшләүне дәвам итү өчен ипотека алырга мөмкин», — дип хәбәр итте ул.

Социаль ипотека буенча учетка басу өчен, 18-35 яшьлек яшьләр Татарстан Республикасында яшәргә һәм яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә эшләргә тиеш. Шул ук вакытта гаиләнең бер әгъзасына торак мәйданы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан артмаска тиеш.

Гариза конкурста катнашучының анкетасын, документлар пакетын һәм  #жильемолодым и #силалиги хештегы булган социаль челтәрләрдә бастырып чыгаруны үз эченә ала. Тикшерү уңайлы булсын өчен, сканерланган  документларны папкага архивларга һәм mol_ipoteka@mail.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International