Урыссуга-75, яки үткәннәргә кайтып

2022 елның 18 марты, җомга

Чабаталарда - чаңгы ярышына

 

Быел Урыссу үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтә: аның кысаларында без кешеләр тормышы, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре үсеше турында искә алабыз, һәм шундый олы һәм кызыклы вакыйгаларга ия булган төбәктә яшәвебез белән горурланабыз.

Үз вакытында редакция почтасы штаттан тыш хәбәрчеләрнең хатларына бай булды. Алар үзләре дә редакциягә даими килеп, үткән хезмәт сукмаклары, якыннары һәм күршеләре турында сөйләделәр. Һәрвакыт әдәпле, әйтерсең, аларның синең тар дөньялы тормышыңнан күбрәк белүенә аптырап каласың. Еллар узгач, шуны аңлыйсың, алар ниндидер эчке нур белән якты булган бит. Бу аның кешеләргә, коллективка, ниһаять,илгә кирәк булуыннан . Хәмит Әбдиев шундый тынгысыз җанлы кешеләрнең берсе иде. Аның рухланган йөзеннән, әйтмәсә дә: « Мин Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесендә эшләгән елларымны тормыш юлымның иң мөһим чоры дип саныйм», - дигәнне укырга була иде. Урыссулылар аны яхшы хәтерлидер, дип уйлыйм. Шулай итеп…

 

УПНМда эшләү

 

Ул чирек гасыр «Татнефтепромстройматериалы» тресты системасында һәм 1958 елдан бирле эшләп килүче аның структур бүлекчәсендә – Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесендә эшли. 1965нче елда Әбдиевне әлеге предприятиенең баш инженеры итеп билгеләгәндә, предприятие рулендә алыштыргысыз Владимир Павлов торган була. Мәкаләбез каһарманы  сүзләренә караганда, ул югары һөнәри һәм әхлакый сыйфатлар кешесе булган. Павлов киткәннән соң, директор итеп Әбдиев билгеләнә. Чуерташ һәм комны - Әбсәләм һәм Исмәт янындагы карьерларда, Московкада - гипс ташы чыгарганнар. Моннан тыш, УПНМ карамагында Алабакүл кирпеч заводы да була. Завод продукциясе югары сыйфатлы, мөһим сәнәгать объектларының беренче катларын төзүгә бара торган булып санала. Үзегез уйлап карагыз, җитештерү күләменең 70 проценты заказчысы булып Кама автомобиль заводы тора. Әлмәт һәм Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләре предприятиеләренә генә дә Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе берәр тимер юл составы чуерташ  озата. УПНМда эшләгән чорда хезмәткәрләр, бүгенге көннән ничек кенә пафослы яңгырамасын, идеяле үсәләр. Хәмит Мөхәммәт улы алты тапкыр поселок Советы депутаты итеп сайланган, өч чакырылыш  поселок Советы башкарма комитеты әгъзасы булган, мактау тактасына һәм КПССның Мактау Кенәгәсенә кертелгән. Ә ул җитәкләгән предприятие Ленин урамы буенча 48 фатирлы йортны, Болын урамы буенча 64 фатирлы йортны, Урыссу урамы буенча ике 64 фатирлы йортны һәм 24 фатирлы ике йортны, Алабакүлдә 16 фатирлы ике йортны һәм 90 урынлык балалар бакчасын, шулай ук район электр элемтәсе узелы биналарын төзүче булып санала. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләре өчен торак йортлар күрше Октябрьский шәһәрендә һәм Бәтке поселогында төзелгән. Хезмәт коллективын  көйле эш, бер-береңә ярдәм тойгысы һәм нәтиҗәгә омтылыш  белән аерылып торган.

 

Башка ярлар

 

Түбән Тагилда тау-металлургия техникумын тәмамлагач, яшь белгеч Әбдиеевне Североуральск шәһәренә җибәрәләр, Покров тимер рудникларына тау мастеры итеп билгелиләр. Бу 1956 ел була. Биредә ул булачак хәләл җефетен очрата - бу якларга кыз Казаннан килгән була. Өйләнешәләр,  беренче балалары туа. Баланың организмы кислород кытлыгы тоючан була һәм яшь гаиләгә яшәү урынын алыштырырга туры килә. Әлмәттә Чупай карьераларында, Лениногорскида – Керкәле, аннары «Татнефтепромстройматериал» трестында эшли. Производстводан аерылмыйча гына Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый, җитәкче вазыйфаларда эшли. Хәмит Әбдиев беркайчан да үз принципларына хыянәт итми, коллективта намуслылык, тәрбия һәм остазлык хисе генә эшкә ярдәм итә, дип саный. Буыннары да ныгып җитмәгән килеш күпне күргән хезмәт ветеранының эше сүзләреннән аерылмый.

(Тулырак – русча варианттан укыгыз.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International