Россия Суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкын алдау очраклары ешаюы хакында кисәтә.
Үз җинаятьчел эшчәнлекләрендә алар ялган хәбәрнамәләр куллана һәм электрон фишинг хатлар җибәрү белән шөгыльләнә.
Җинаятьчеләр гражданнарның электрон почтасына бурычлары турында хатлар җибәрә, аны ашыгыч рәвештә түләргә кирәк дип кисәтә. Шулай ук ялган хәбәрнамәләрдә бурыч түләмәгән очракта, банк счетларын һәм мөлкәтен кулга алу рәвешендә мәҗбүри характердагы чаралар күрсәтелә.
Мошенниклар бурычларны түләү өчен сылтама җибәрә ала, анда гражданнарның банк карталары мәгълүматларын кертергә кирәк булуын әйтә. Шулай ук мондый хәбәрләрдә, бурычның килеп чыгу нечкәлекләрен белү өчен, сылтама буенча күчүне сорыйлар. Сылтама буенча күчкәч, җинаятьчеләр Интернет челтәреннән файдаланучыларга зарарлы вирус Булган файлны йөкләргә тәкъдим итә. Шул рәвешле алар гражданнарның шәхси мәгълүматларына һәм аларның банк карталары реквизитларына керү мөмкинлеген ала.
Мондый электрон хәбәрләр килгәндә уяу булырга, сылтамалар буенча күчмәскә, билгесез файллар йөкләмәскә, мошенникларга үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шул исәптән банк карталары һәм счетлары турындагы мәгълүматларны тапшырмаска, һәм алар буенча нинди дә булса финанс операцияләре үткәрү таләпләрен үтәмәскә киңәш итәбез.