Безнең район "Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары" Бөтенроссия ачык конкурсында мактаулы өченче урынны яулады

2022 елның 18 марты, җомга

“Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары”  Бөтенроссия ирекле акциясе 2010 елдан башлап Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек үткәрелә.

 

Акция уздыру чорында ирекле ярдәмчеләр тарафыннан 32 меңнән артык хәрби чор фотодокументлары җыелган, алар http://fotohroniki.ru/ сайтында “Галерея” рубрикасында урнаштырылган. Безнең район, район башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллин, «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» Бөтенроссия ачык конкурсында мактаулы өченче урынны яулады. Горурланабыз һәм җиңү шатлыгын райондашларыбыз белән  уртаклашабыз!

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International