Кәрәкәшле ханымнарына яшьләре комачау түгел

2022 елның 20 марты, якшәмбе

Кәрәкәшле авыл җирлеге хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова җитәкчелегендә хатын-кызлар советы әгъзалары актив тормыш рәвеше алып баралар. Мәҗбүриләп эшләмиләр, күңелләре шулай куша.

Менә алар кышкы урманда булдылар, анда, язгы ай булуга кармастан, кыш әле үз позицияләрен яклавын дәвам итә. Кошлар өчен җимлекләр куеп, алар барлык нечкәлекләрне исәпкә алалар – анда нинди азык салырга һәм ниндине салырга ярамый. Кышын да, җәен дә сәламәтлек сукмагы буш тормый.

Һәм тагын. Бу өлкән яшьтәге хатын-кызлар әле яхшы артистлар да. "Хатирә" фольклор ансамбле составында алар үз авыллары сәхнәсендә генә чыгыш ясап калмаган. Үзләрен дә, республика тамашачысын да куандырган. Әйе, ни генә әйтсәң дә, эшне тану һәрвакыт күңелле. Чөнки ансамбльнең дипломнаары һәм грамоталары аз түгел.

 

http://yutazy.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International