Сезнең көндәлек киеренке эшегездән башка заманча җәмгыять тормышын күз алдына да китереп булмый. Сезнең күренеп тормаган, әмма шундый кирәкле хезмәтегез район үсешенең төп өлешләреннән берсе булып тора. Нәкъ менә сез гражданнарны җылылык, ут, су белән тәэмин итү өчен инженер челтәрләрен вакытында әзерлисез. Сез урамнарны, паркларны, скверларны, ишегалларын төзекләндерәсез, армый-талмый сәнәгать предприятиеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль өлкә, сәүдә учреждениеләре эшчәнлегенә ярдәм итәсез. Сезнең һөнәрманлыгыгызга һәм осталыгыгызга күп вакытта туган якның уңайлыгы һәм чәчәк атуы бәйле.
Бүген районның торак-коммуналь хуҗалыгы Урыссу поселогын һәм авыл җирлекләрен масштаблы үзгәртеп коруда актив катнаша. Бөтен җирдә җәмәгать территорияләрен төзекләндерү эшләре алып барыла, гражданнарның ял итү өчен яңа урыннар барлыкка килә, уен спорт мәйданчыклары куела, ишегаллары ремонтлана. Әмма, алда әле бик күп эшләр тора. Барлык проблемалар да хәл ителмәгән, килеп җиткән яз безнең алда бик күп бурычлар куя, аларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Алда торган эшнең уңышы сезнең осталыгыгыз, тәҗрибәгез, профессионализмыгызга бәйле булачак. Ышанам, без барлык авырлыкларны җиңәрбез һәм район халкының уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итәрбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм кече Ватан хакына хезмәтегездә яңа уңышлар телим!
Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин