Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы яшь татарстанлыларга ярдәм итү өчен кризиска каршы штаб төзеде

2022 елның 20 марты, якшәмбе

Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов сөйләде. «Бүгенге хәл тормышның барлык өлкәләренә дә тәэсир итә. Яшьләр бу үзгәрешләрне аеруча сизгер һәм тиз арада кабул итәләр. Без моның нәтиҗәләрен якын киләчәктә дә, шулай ук озак вакытка исәпләнгән перспективада да аңларга тиеш. Штаб һәр категория яшьләр өчен ярдәм чараларын эшләячәк. Кайберләре министрлык ресурсларын релокацияләү белән бәйле», - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, чаралар Татарстанның 20 мең яшь кешесен сораштыру нәтиҗәләре буенча эшләнәчәк. Инде хәзер үк балалар өчен ышаныч телефоны эшен көчәйтү буенча тәкъдим кабул ителде, аңа соңгы ай ярым эчендә шалтыратулар саны бер ярым тапкырга диярлек артты һәм яшьләр өчен ышаныч телефонын булдыру турында карар кабул ителде.

 

Чыганак: https:/ / t. me/tatmediaofficial

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International