Үзәк китапханәнең уку залында «Тылсымлы шигърият көче» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Поэзия илне, халыкны, мәдәниятне берләштерә һәм кешеләргә башкаларны аңларга ярдәм итә. Гасырлар чигендә шигъри сүз йөрәгенә салынган уйлар һәм хисләр шигърият сөючеләр күңеленә үтеп керде.

Үзәк китапханәнең уку залында «Якташларыбыз иҗаты» клубы катнашында «Тылсымлы шигърият көче» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова бу көннең барлыкка килү тарихы, шигърият турында сөйләде. Вәлиева Вәсилә үзе язган шигырьләрен укыды. Гәрәева Гөлсинә, Нәсхетдинова Зәмия, Хәнипова Рәмзия күренекле шагыйрьләрнең Ватанга, туган җиргә, туган авылга, табигатькә  багышланган шигырьләрен укыдылар. Чара ахырында “Шигырьләрдән алтын сибелә”  дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International