20 март көнне "Фәнис" мәдрәсәсендә мөселман хатын-кызлары арасында иң яхшы кәләшне билгеләделәр.
Узган якшәмбедә Урыссу бистәсенең "Фәнис" мәдрәсәсендә Татарстан Республикасы мәдрәсәсе талибәләре арасында беренче милләтара «Супер-кәләш мөслимә -2022» бәйгесе узды. Анда барлыгы 3 команда катнашты: Россия Ислам Институтыннан "Дүрт хатын-кыз", Урыссу бистәсенең "Фәнис" хатын-кызлар мәдрәсәсеннән "Тасним" командасы һәм Әлмәт шәһәре Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәсеннән “Сальсабил” командасы.
Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Ютазы районы мөхтәсибәте һәм «Фәнис» мәдрәсәсе ярдәме белән оештырылды.
Катнашучыларның чыгышларын һәм җавапларын мәдрәсә укытучылары һәм чакырылган кунаклар арасыннан сайланган жюри бәяләде. Конкурсантлар хуҗалык алып бару, ашарга әзерләү, сервировкалау, анәшид һәм туган телдә бишек җырлары башкару, актерлык осталыгы һ.б. буенча осталыкларын күрсәттеләр. Шулай итеп, бәйгенең бер этабы ислам фәннәре белемнәренә багышланган иде, ул «Ислам - яшәү рәвеше» дип аталды.
Конкурсның йомгаклау өлеше мөслимәләр киеменә багышланды. Катнашучылар мөселман хатын-кызлары өчен берничә төр кием күрсәттеләр.
- Без бары тик уңай эмоцияләр генә алдык. Катнашучылар көчле, катнашучылар - талантлы. Без мондый конкурста катнашуыбызга бик шат. Җылы кабул итүегез өчен рәхмәтлебез, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар чарага килгән конкурсантлар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны Әлмәт мәдрәсәсе командасы яулады, икенче урында – Урыссу бистәсенең «Фәнис» мәдрәсәсе, өченче – Казан шәһәренең Россия ислам институты. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
http://yutazy.ru/