«Минем йөрәгемдә шигырьләр яши»

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 март көнне Кәрәкәшле авыл китапханәсендә, Салкын Чишмә авыл китапханәсе белән берлектә, «Минем йөрәгемдә шигырьләр яши» дигән шигырь акциясе үткәрелде.

Өлкән буын шигырь укучылары чакырылган иде. Акция китап укучыларны "Сез поэзияне яратасызмы?» дигән сораштырудан башланды. Соңыннан китапханәче әлеге көннең тарихы белән таныштырды.

Соңыннан укучыларга үзләренең яраткан шигырьләрен укырга тәкъдим ителде.

Хәтимә Мөхәммәтҗанова Г.Ибәтуллинаның «Кичер мине, газиз әнкәем», «Сезгә сер итеп кенә», «Күңелләр яшь калсын» шигырьләрен укыды. Зәһинә Ибраһимова Р.Кәлимуллинаның «Яшьлеккә юллар юк», «Тормыш кадере», Ә. Атнабаевның  "Яраттырдың" шигырьләрен укыды. Гөлфия Наумова «Аллаһыма шөкер кылам» дип исемләнгән шигырьне укып ишеттерде. Чара ахырында китапханәче акциядә катнашучыларга татар шагыйрьләренең китапларын бүләк итте.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International