Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына.
Урыссу бистәсендә "Мәхмүт" мәчете 2014 елның февралендә ачылды.
Әлеге гыйбадәтханә районның сәнәгать предприятиесе җитәкчесе Илдар Гәрәев финанс ярдәме белән төзелә һәм аңа әтисе Мәхмүт Гәрәев хөрмәтенә “Мәхмүт” исеме бирелә. Әлеге мәчет имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин мәчетнең беренче көннәреннән үк эшли. Без аның белән әлеге мәчеттә очраштык – биредә гаҗәеп якты, кояшлы. Менә ир-атлар намаз уку бүлмәсе, икенче бүлмә - хатын-кызлар өчен. Монысы – имамның үз бүлмәсе, ерак түгел генә Ислам нигезләрен укыту өчен бер сыйныф.
- Дәресләр ислам нигезләрен өйрәнүгә, Коръәнне укуга багышланган. Укыту төркемнәр буенча алып барыла: яңа өйрәнә башлаган укучылар, инде белем багажлары булган укучылардан аерым шөгыльләнә, - ди Ильяс хәзрәт. - Намаз уку өчен төрле яшьтәге кешеләр килә. Тантаналы шартларда исем кушу йолалары үткәрелә. Бирегә никах укыту өчен яшь парлар бик теләп килә. Якыннарының үлеменнән соң кайгыларын уртаклашырга, рухларына дога кылдырырга да килүчеләр аз түгел. Кеше рухи яктан бушаганда, терәген югалта, аның ориентирлары бозыла. Ярдәм итү өчен сүзләр табарга кирәк. Беләсезме, Аллаһы Тәгаләнең сүзе - сүрәләр һәм Коръән аятьләре, чыннан да, шифалы, илаһи көчкә ия. Кеше догаларны тыңлый һәм күңеленең тынычлануын сизә.