Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2022 елның 22 мартында Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3 нче чакрымында рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, РФ ЭЭМ эзләү базалары буенча гражданнарны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 67 автомашина тикшерелде, 5 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды, аларның 3се - транспорт чараларын йөртүчеләр юл куйган кагыйдә бозулар, 2се - җәяүлеләр кичү урыннарына якын урында, әмма моның өчен билгеләнмәгән урында юлны аркылы чыгу.
Җәяүлеләр шуны белергә тиеш: транспорт юлын аркылы чыкканда, якынлашып килгән транспорт алдыннан чыкмаска, капюшонны кимәскә, кәрәзле телефоннан файдаланмаска кирәк. Җәяүлеләр кичүе зонасында аркылы чыгу юлын моның өчен билгеләнгән урында гына чыгарга кирәк. Әлеге таләпне үтәмәү РФ КоАП 12.29 статьясындагы 1 өлешен бозуга һәм 500 сум күләмендә штраф салуга китерә. Тәүлекнең караңгы вакытында РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре җәяүлеләрне торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә үз киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагуны таләп итә.
Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.