Авылны яратучы укучыларның иң яхшы эшләре билгеләнде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Мин авылны сайлыйм» проекты кысаларында укучыларның фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре буенча унынчы республика конкурсының йомгаклау этабы узды.

Конкурска авыл җирендә яшәүче һәм укый торган сәләтле балалар үз эшләрен җибәргән. Бу балалар туган якны яраталар, туган як табигатен һәм этнографиясен өйрәнәләр, үз халкының традицияләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итәләр.

Конкурска үз эшләрен Ютазы районының Иске Урыссу мәктәбе укучылары да тәкъдим итте.

Барлыгы 6 призлы урынга Иске Урыссу урта мәктәбе укучылары лаек булды: Нияз Мөхәммәтҗанов, Алия Садыйкова, Дилназ Хәбибуллина - 1 нче урын, Язгөл Йосыпова – 2 нче урын, Раяз Шәфыйков, Раил Зарипов 3нче  урын яуладылар.

Чараның нәтиҗәсе буларак "Село исток души моей" дигән җыентыкны бастырып чыгару булачак, анда искеурыссылыларның эшләре дә кертеләчәк.

 

Фотода: Нияз Мөхәммәтҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International