Ютазы районында бизнес тотрыклы үсә

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүгенге көндә Ютазы районы эшкуарлары гадәти режимда эшли, илдә санкцияләр һәм чикләүләргә карамастан, кече һәм урта бизнес тотрыклы рәвештә үсә.

«Узган ел белән чагыштырганда районда үзмәшгульләр саны 30% ка, ә шәхси эшмәкәрләр 10% ка артты. Районда барлыгы 810 кеше үзмәшгуль, 315 шәхси эшмәкәр бар. Без үзмәшгуль бизнесменнар үсеп, үз производстволарын киңәйтеп, шәхси эшкуарларга әйләнерләр дип ышанабыз. Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән республика программалары кысаларында ярдәм чаралары да бар", - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина.

Республика эшкуарлары өчен импортны алыштыру буенча онлайн-семинарлар оештырылды. Татарстан Республикасы ТМҮнең электрон мәйданчыгында катлаулы икътисадый шартларда бизнесны үстерү буенча бөтен мәгълүмат бар. Җирле эшмәкәрләр бу курсларда бик теләп график нигезендә укыйлар.

Татарстан Республикасында күптән түгел генә җитештерү юнәлешләре буенча эшкуарлар белән очрашу узды, анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов озак вакытлы үзгәртеп коруларга әзерләнергә һәм бары тик үзебезгә генә өметләнергә кирәклеген әйтте.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International