Ютазы районының яшь гаиләләре яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча республика программаларында катнашалар

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Узган ел «Яшь гаиләләргә торак» программасы кысаларында Урыссуда бер гаилә ярдәм алды, ел дәвамында 3-4 гаилә гариза бирә. Хәзер гариза бирү кампаниясе бара, барлык гаризалар да электрон рәвештә генә КФҮдә кабул ителә.

Программа кысаларында программаны тормышка ашыруның дүрт юнәлеше бар.

«Безнең район халкы арасында иң киң таралган юнәлеш – кире кайтарылмый торган субсидия. Бу шундый процентсыз ссуда – баласыз гаиләләргә -  30%  күләмендә һәм балалары булганнарга - 35% күләмендә. Аны алу өчен гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм түләү сәләтенә ия булырга тиеш.

 

Программаның башка юнәлешләре: 25 елга кадәр процентсыз кичектерү; яшь гаиләләр өчен социаль ипотека; яшьләр оешмалары активистлары (студентлар) өчен социаль ипотека. Программа буенча тулырак мәгълүмат ТР Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында бар», - дип хәбәр итте инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Назлы Әбилтарова.

ТР Бәяләүчеләр союзының аналитик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, һәр кварталның бер квадрат метрының бәясе билгеләнә. 2022 елның беренче кварталына ул 28579 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә районда торак бәясе буенча кискен “сикерешләр” юк.

Республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасын финанслауны арттыру мәсьәләсе карала.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International