Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары!

2022 елның 22 марты, сишәмбе

2022 елның 1-30 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә урнашкан җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.

Чикләү күчәргә йөкләнеш рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла.

2022 елның 20 маеннан 31 августына кадәр җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында көндезге һава температурасы 32 градустан артык булган асфальт-бетон өслектә авыр йөкләр ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чаралары өчен 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнә.

Йөк транспорт чарасына поселок территориясенә керү кирәк булган очракта, инфраструктура үсеше бүлегендә (Урыссу штп, Пушкин ур., 38, 100 бүл.) махсус рөхсәт алырга кирәк, тел. 2-67-71.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International