Азык-төлек коллапсы булмаячак
Район көн саен медикаментлар һәм беренче кирәк-ярак товарлары бәясен тикшерә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина билгеләп үткәнчә, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге көн саен сәүдә оешмаларында социаль әһәмияткә ия товарларга мониторинг үткәрә. Бәяләр арту бар. Әмма азык-төлек белән өзеклекләр юк. Шикәр комы бәясе шактый арткан. Тоз бәясе дә кыйммәтләнми калмаган. Әмма бу кулланучыларның тоз сатып алуы, ә башка җитештерүченең тозы башка бәядән китерелүе белән бәйле.
Шулай ук, ТР Икътисад министрлыгы боерыгы буенча, муниципаль берәмлекләргә урыннарда даруханә челтәрендә мониторинг узарга тиешле конкрет медикаментлар исемлеге җибәрелде. Һәм бу эш көн саен башкарыла.
- Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында үткәрелә торган атналык киңәшмә барышында, - дип билгеләп үтте Гыйбадуллина, - төп мәсьәләләр - азык-төлек һәм медикаментлар белән тәэмин итү, хезмәт базарындагы хәл, кече һәм урта бизнес өлкәсендәге торыш, бюджет предприятиеләре эше турында район Башкарма комитетларын тыңлау бара. - Безнең бурыч - илдә соңгы вакыйгалар нәтиҗәсендә тәэмин итүчеләр тарафыннан мәсьәләне даими рәвештә спекуляцияләүгә юл куймау. Мондый фактларны ачыклаганда без Федераль монополиягә каршы хезмәткә хәбәр итәргә тиеш.
Моннан тыш, районда район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб төзелде һәм алда аталган мониторингка кергән төп чаралар планы расланды. Исегезгә төшерәбез, республикада азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга кураторлык итәргә тиешле ике комиссия булдырылган. Беренчесе өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы җавап бирә, икенчесе өчен - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. Ахырда шуны да билгеләп үтәргә кирәк: социаль әһәмиятле азык-төлек белән өзеклекләр булмасын өчен, кирәкле әйберне генә сатып алу мөһим. Кагыйдә буларак, үз запасларын тулыландыру максатыннан кибетләргә чабып азык-төлек эзләү – рәхмәтле эш түгел. Тулы булган “амбар” байлыгы тизрәк бетә дә. Запас булганда, кеше кара көн турында онытып, аны тиз вакытта юк та итә. Азык-төлек кытлыгына илебез юл куймаячак.