Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедик эшләнмәләр, абсорбцияли торган әйберләр һәм башка махсус чаралар белән тәэмин итү – бу мәсьәләгә һәрвакыт Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре Советы, республика Хөкүмәте тарафыннан зур игътибар бирелде. Ул бүген ничек хәл ителә – бу турыда «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» дәүләт учреждениесе идарәчесе вазифаларын башкаручы һәм вәкилләре «кайнар линия» дә 2022 елның 25 мартында ТР Иҗтимагый палатасында 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк. Анда шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашачак.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72-«кайнар линия» телефоны буенча гражданнарны кабул итү көнендә 14.00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 2022 елның 24 мартына кадәр Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителә.
https://vk.com/urussu_official