СМС аша салымнар буенча бурычлар турында ничек белергә? Бары тик салым түләүченең ризалыгы гына кирәк!

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Мәгълүматка ризалык биреп, салым түләүче салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефон яки электрон почтага СМС-хәбәрләр рәвешендә ала алачак. Җибәрү 3 айга бер тапкырдан да ким башкарылмый.

Салым инспекциясеннән хәбәрләр ала башлау өчен Федераль салым хезмәтенә моңа язма ризалык бирергә кирәк.

Ризалыкны җибәрергә мөмкин:

- nalog.gov.ru. Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша электрон формада. Моның өчен шәхси кабинетның   «Контактная информация - Настройки»  блогына тиешле мәгълүматларны кертергә кирәк.

- электрон формада «Налоги ФЛ»  мобиль кушымтасы аша. Моның өчен «Обращения – Прочие ситуации»  блогына тиешле белешмәләр кертергә кирәк.

- шәхсән яки вәкил аша;

- почта аша заказлы хат белән.

«Ризалык» формасын тутырганда, Шәхси кабинет аша хәбәрнамәнең төрен күрсәтергә, ә атап әйткәндә, телефон номеры буенча яки электрон почта аша хәбәр итәргә һәм «Ризалык»ны электрон имза белән имзалауны расларга кирәк. Күрсәтелгән телефон номеры яки электрон почта үзгәргән очракта, мәгълүмат бирү өчен, кабат салым органына ризалык җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International