Балалар паркында алар өчен "кече сабантуй"

2013 елның 14 июне, җомга
Бүген Урыссу бистәсенең балалар паркында Кече Сабантуй узды. Әлеге чараны оештыручылар Балалар иҗат үзәге укытучылары. Чарада Урыссу бистәсендә яшәүче һәм безнең районга кунакка кайткан кечкенә балалар катнаштылар. Балаларның йөзләрендә бәйрәм өчен шатлык, куаныч хисләре сизелеп тора иде.                     Бәйрәм мәйданында милли сабантуй  ярышлары,  уеннар, концерт номерлары яңгырап торды. Балалар иҗат үзәге укытөучылары балалар өчен күңелле уеннар оештырган иделәр: "Чүлмәк вату", "Ат ярышлары", " приз кисеп ал", "йомырка белән йөгерү", ә бәйрәм сәхнәсендә "Алло, без талантлар эзлибез!" дигән концерт программасы барды.  Балалар иҗат үзәге укытучылары кечкенәләр өчен үз талантларын күрсәтә алырлык бәйгеләр оештырган иделәр. Спортуеннары һәм традицион сабантуй ярышлары берьюлы мәйданныэ берничә урынында барса, үз талантыңны күрсәтә алу сәләте сәхнә түрендә узды. Монда балаларның җыр һәм шигырьләре яңгырап торды, биюләреннән бертөрле күңелле энергия килеп иреште. Балаларның талантлары, тырышулары махсус әзерләнгән бүләкләр белән бәяләнде.  Балалар рәхәтләнеп, берсеннән-берсе уздыра-уздыра каникулның беренче көннәре ничек үтүе турында сөйләделәр. Беркем дә бәйрәмнән читтә калмады, хәттә иң оялчан җанатарлар да бәйрәмнән бүләксез китмәделәр. Ә ата-аналар балалар белән куанып оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. 

      
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International