Кадерен белгәннәргә, сәламәтлек телибез

2013 елның 14 июне, җомга
Якшәмбе көнне илебезнең медиөина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Без дә районның сәламәтлек саклау системасында эшләүче һәм якташларыбызга төрле авырулар белән көрәштә ярдәм кулы сузучы кешеләрне котларга ашыгабыз. Бу кешеләр авыр һөнәр генә сайлап калмаганнар, үзләренә башкаларның гомерен саклап калу миссиясен дә йөкләгәннәр. Чөнки җир йөзендә кеше сәламәтлеге һәм гомереннән дә кадерлерәк әйбер юктыр. Шуңа күрә барлык ютазылылар исеменнән Урыссу үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер пунктларында эшләүче табибларга һәм шәфкать туташларына, даруханә челтәрләре һәм медицина иминиятләве хезмәткәрләренә эчкерсез рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең хезмәтегез катаулы да, мактаулы да. Без сезгә үзебезнең сызлауларыбыз белән мөрәҗәгать итәбез, сәламәтлегебезне, ә кайвакыт гомеребезне дә ышанып тапшырып, без сезнең мәрхәмәтлегегезгә, сабырлыгыгызга, һөнәрманлыгыгызга зур ышаныч белдерәбез.
Сәламәтлек системасы ветераннарын, бүгенге көндә райондашларыбызның сихәтлеге сагында торучы хезмәткәрләрне, әлеге изге юлны сайлаган студент-медикларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Бу көнне хезмәт урынында булган, хастаханәдә яисә ашыгыч ярдәм бригадасында кизү торган медикларга аеруча изге теләкләремне юллыйсым килә. Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, рәхмәтле пациентлар теим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International