Язгы каникуллар алдыннан Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәвен тикшерәчәк.
2022 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» киң масштаблы чарасы уза.
2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 42се җәрәхәт алган.
Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балаларның күбесе - җәяүлеләр. Ел башыннан шундый 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 21-е җәрәхәт алган.
Пассажир балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала үлгән, 20 бала җәрәхәт алган.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөртү, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү - аның авырлыгы һәм буена туры килә торган тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.