Эшлекле киңәшмә Ютазы элеваторы базасында «Хлебопродукт” ашлык компаниясе АҖ генераль директоры Марат Галимов катнашында узды. Шулай ук күрше Баулы районыннан КФХ җитәкчеләре дә очрашу кунаклары булды. 2022 елгы урып-җыю мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлек өчен төп моментларны билгеләделәр.
https://vk.com/urussu_official