Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар һәм рассадалар түләүсез тапшыру турында карар кабул ителде

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Узган елдагы кебек үк, 2022 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыкларны һәм рассадаларны, нигездә, пенсионерларга һәм халыкның эшкә сәләтсез өлешенә түләүсез тапшыру турында карар кабул ителде. Әлеге программаның төп бурычы -катлаулы икътисади вәзгыять шартларында авыл халкының үзмәшгульлеген тәэмин итү һәм республиканың азык-төлек иминлегенә ярдәм итү.

Агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгыннан  Ютазы муниципаль районына орлык китерү операторлары тарафыннан "Ютазы район кулланучылар кооперативы" кулланучылар җәмгыяте аша 15 кг кишер орлыгы, 15 кг – чөгендер орлыгы, 650 кг – суган орлыгы  тапшырылган.

Барлык орлыклар да бүленгән һәм авыл җирлекләре башлыкларына бирелгән. Бүгенге көндә авыл халкына орлык тарату эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International