Бәйрәкә мәктәп укучылары - юлларда иминлек өчен

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе тәүлекнең караңгы вакытында, кагыйдә буларак, урамнарның яктыртылмаган участокларында була.

«Засветись, стань заметней в темноте!» акциясен Бәйрәкә мәктәбе укучыларының яшь инспекторлар хәрәкәте отряды үткәрделәр.

Акциянең максаты - балаларга һәм ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләре турында искәртү һәм аларны киемдә яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга өндәү.

Яшь инспекторлар флешмоб оештырдылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, тәүлекнең караңгы вакытында күренеп тору мөһимлеге турында сөйләделәр.

Мондый акцияләр белемле җәяүлеләрне тәрбияләргә ярдәм итәр, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юлдагы куркынычсызлык – безнең уртак кайгыртучанлык, дип ышанабыз!

Акциядә ата-аналар да катнашты. Ата-аналар контроле булса - балалар иминлектә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International