Бөтенроссия тикшерү эшләрен язу сроклары яздан көзгә күчерелә

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Яңа коронавирус инфекциясе - COVID-19 таралу куркынычын киметү максатыннан, Россия мәгариф күзәтчелеге,  Россия Федерациясе Хөкүмәте белән килештереп, Бөтенроссия тикшерү эшләрен 2022 елның языннан көзенә күчерү турында карар кабул итте.

Аларны 2022 елның 19 сентябреннән 24 октябренә кадәр үткәрү планлаштырыла.  Яңа расписание бу елның 5 сентябренә кадәр формалаштырылачак.

Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәргән мәктәпләр аларны кабат уздырмаячак.

Компьютер формасында тикшерү эшләрен үткәрү өчен планлаштырылган чаралар шулай ук 2022 елның көзенә күчерелә.

2022 елның көзендә Бөтенроссия тикшерү эшләрен  үткәрү турында мәгълүмат мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына өстәмә рәвештә җибәреләчәк.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International