Хезмәт кенәгәсе - ул хезмәт эшчәнлеген һәм кешенең стажын раслый торган төп документ.
Кәгазь яки электронмы - нинди хезмәт кенәгәсен сайлавыбыз үзебездән тора. Әмма без туплаган яңа тәҗрибә безне акрынлап экономияле һәм уңайлы вариантка - дистанцион хезмәтләрдән файдалануга китерә.
«Электрон кенәгә бирә торган төп өстенлек – документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге. Яңа эшкә урнашып, ЭТКдан өземтә алырга һәм эш бирүчегә җибәрергә кирәк булачак", - дип билгеләп үтте Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны РПФның www.pfr.gov.ru сайтында шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр белән электрон өземтә pdf-форматта формалаштырыла һәм көчәйтелгән РПФ ТМҮнең (төбәкара мәгълүмат үзәге) квалификацияле электрон имзасы белән раслана.
Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада саклап калырга, кирәк булган очракта бастырып чыгарырга яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фонды сайтының шул ук исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).
Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан гражданинның шәхси кабинетында www.pfr.gov.ru сайтында электрон рәвештә файдаланыгыз.