Хөрмәтле Ютазы районы мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

2022 елның 25 марты, җомга

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең нәтиҗәле һәм кирәкле хезмәтегез, даими иҗади эзләнүегез, районыбызның мәдәни традицияләрен алга таба да сакларга һәм үстерергә әзерлегегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сез – иҗади һәм шат күңелле, энергияле һәм кабатланмас, үз эшегезгә чиксез бирелгән кешеләр. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, сез һәрвакыт күз алдында: кешеләргә бәйрәм оештырасыз, район халкына милли мәдәниятнең чын чыганагына якынаерга, анда иң кыйммәтле нәрсәләрне  күрергә ярдәм итәсез. Бәйрәм көннәре - ул сезнең эш көннәре.

Көндәлек тырыш хезмәтегез һәм камиллеккә омтылуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Сезгә сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм яңа иҗади җиңүләр телим!

 

Ютазы муниципаль  районы башлыгы     Аяз Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International