Быел конкурсның зона этабында Ел укытучысы, Педагогик дебют, Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы конкурсларында Низамиева Оксана Александровна - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Азизова Азиза Тохиршоевна - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең физика укытучысы, Сабирҗанова Венера Сабир кызы - Бәйрәкә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы җиңү яулады. Безнең педагоглар төбәк этабында катнаштылар, анда безнең районның дәрәҗәсен лаеклы якладылар. Региональ этапта катнашкан барлык конкурсантлар да бик лаеклы һәм көчле көндәшләр иде. Конкурс – конкурс инде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Азиза Тохиршоевна һәм Венера Сабир кызы региональ этапта катнашучылар дипломнары белән бүләкләнде;
Оксана Александровна - Инновация һәм иҗат номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Аларга афәрин дип әйтәсе килә!
Аерым рәхмәт сүзләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең һәм Бәйрәкә мәктәбенең ярдәм төркемнәренә!
Бу инде безнең район маясында өченче җиңү!
Без булдырабыз!