Югары сыйныф укучылары өчен мөһим очрашу ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Азнакай районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Яруллин Р. М. белән узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 нче елның 25 нче мартында Ютазы урта мәктәбенең актлар залында 8-11 нче сыйныф укучыларының ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Азнакай районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Яруллин Р. М. белән очрашуы булып узды.

 

Рөстәм Мөдәррис улы укучыларны РФ Административ һәм Җинаятьләр Кодексының балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар буенча маддәләре белән таныштырды, балигъ булмаганнарның хокук бозулары өчен җаваплылыгы, Интернетта куркынычсызлык, язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук ул укучыларны РФ Тикшерү комитетының уку йортлары һәм аларда кабул итү кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларның сорауларына җавап бирде.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International