Урыссуның 1 санлы башлангыч мәктәбендә Цифр дәресе узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

2022 ел - Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген, 25 нче март көнне, Урыссу башлангыч белем бирү мәктәбендә район башкарма комитеты вәкиле - Зөлфия Закуан кызы һәм мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары - Мөхәммәтҗанова Айгөл Фәүзил кызы катнашты.

Укучылар белән “Интернет. Интернет челтәрендә куркынычсызлык» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Интернет безгә «дус» булсын өчен нинди куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген  үз эченә алган видеоматериал карадылар.

Балалар интернет-киңлектә үзеңне ничек тотарга, үз-үзеңне һәм электрон техниканы усал ниятлеләрдән һәм намуссыз кешеләрдән ничек якларга кирәклеген белделәр. Алар кызыксынып тыңладылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар, дискуссия алып бардылар һәм интернет челтәрендәге куркынычсызлык, барыннан да элек, безнең дөрес һәм вакытында кылынган гамәлләргә бәйле дигән уртак фикергә килделәр.

 

https://vk.com/public133612977

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International