Дәрес мастер-класс форматында үтте. Анда берләшмә укучылары һәм ата-аналар катнашты. Педагог Вахитова Татьяна Ивановна чүпрәле камырны ничек тиз ясарга кирәклеген, пирожки эче өчен бәрәңге эзерләү, ә аннан соң ничек пирожки ясау һәм кыздыру кирәклеген күрсәтте. Дәрес дустанә, иркен мохитта үтте. Мастер-классның максаты - бәрәңге пирожкилары әзерләү генә түгел, ә балаларны һәм ата-аналарны берләштерү дә иде. Барлык иҗади процесс искиткеч кухняда кызыклы һәм белемне арттыруга булышлык иткән викториналар белән үрелеп барды. Дәрес югары дәрәҗәдә үтте. Балалар һәм ата-аналар өйләренә бик тәмле пирожкилар белән кайтып китте. Педагог үз адресына бик күп рәхмәт сүзләре ишетте.
https://vk.com/public133612977