Катнашучылар мылтыктан ату, АК-47не сүтү-җыю, строй әзерлеге, кызлар өчен идәннән күтәрелү, малайлар өчен турникта күтәрелү, 60 һәм 300 метрга йөгерү, йөзү кебек төрләрдә көч сынаштылар.
Балалар уенда бик теләп катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Урыссудагы 3 санлы мәктәп яшармиячеләре отряды ;
2 урын - Бәйрәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе яшармиячеләр отряды;
3 урын - Урыссу гимназиясе яшармиячеләр отряды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Зона этабында уңышлы чыгыш ясавыгызны телибез!!!
https://vk.com/public133612977