Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 мартында һава шартларының сизелерлек начарлануы турында доклад-консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:
- Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.
- 500-1000 метрга кадәр күренүчәнлек начарлануы белән буран.
- Урыны белән бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.
- Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Температура төнлә -5..-10°, республика көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр; көндез +1..+6°ка кадәр күтәреләчәк. Һава шартларының үзгәрүе шулай ук атмосфера басымының шактый тирбәлеше белән бергә барачак.