Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 мартында
һава шартларының сизелерлек начарлануы турында доклад-консультация
Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:
- Күпчелектә кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән - көчле.
- 500-1000 метрга кадәр күренүчәнлек начараеп, буран.
- Урыны белән бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.