2022 елның 28 мартында Ютазы районында «Уңыш» ҖЧҖ агропредприятиесе карамагында булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 13 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм машиналарның техник торышының контроль-диагностика приборларын кулланып, куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 11 берәмлек техника техник тикшерүне уңышлы үттеләр һәм техник карау узу турында таныклыклар алачаклар. 2 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Техник тикшерүдән соң хуҗалык механизаторлары белән тракторларны һәм башка үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.